Главная Район узәк хастаханәсендә короновируска каршы прививка ясау дәвам итә

Район узәк хастаханәсендә короновируска каршы прививка ясау дәвам итә

138581194_410326080292940_442052209192212088_n

Бу көннәрдә Район узәк хастаханәсендә теләге булган райондашларыбызга короновируска каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинация алдыннан пациентны районыбыз терапевтлары тикшерә. Әлеге прививка 18 яштән өлкәнрәк булганнарга ясала. Прививка ясатыр алдыннан бөтен кеше дә анкета тутыра, аннары табиб тикшереп каршылыклар курмәсэ, канда антитәнчекләр тикшертергэ куша. Экспресс тикшеру нәтиҗәсе буенча, кешедә антитәнчекләр табылса бу вакцинациягә каршы чара булачак, алар вакциналаштырылмый.

Бүген, ягъни 11 гыйнвар көнне, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка, Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбиновка һәм теләге булган райондашларыбызга "Спутник V» прививкасы ясалды.

Бугенге көнгә район узәк хастаханәсендә "Спутник V» вакцинасының Iнче компонентын 35 райондашыбыз ясатты.

Прививка ясатырга теләге булган райондашларыбыз, үзләренең участок табибларына, авылларда яшәүчеләр-фельдшерларга мөрәҗәгать итә ала.

Сезгә hәм якыннарыгызга сәламәтлек теләп калабыз!

Фоторепортаж