Главная 24 Март- Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 Март- Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 марта

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Туберкулез - инфекцион авыру. Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралгап. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә.

Үпкә чире тормышы һәм көнкүреше начар илләрдә киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт h.б. туберкулез авыруы таралуның төп шартлары булып тора.

1991 елга кадәр безнең илдә елдан ел туберкулез белән авыру кими барды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы балалар һәм олылар арасында махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм экономик үзгәрешләр һәм шуның нәтижәсе буларак үпкә авыруының да үсүенә китерде.

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак.

Медицинаның төп юнәлеше - чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең нәрсә икәнен, аның ничек таралуын белсә, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

ТУБЕРКУЛЕЗНЫҢ ТАРАЛУ ЮЛЛАРЫ 

Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып,шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа — аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә авыруның һәм аның гаиләсенең шәхси гигиена тәртипләрен саклавы, өен чиста тотуы бик мөһим. Гаилдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә туберкулез авыруының таралуында карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый дигән ялгыш караш яшәп килә. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр дип уйлыйлар. Нәкъ менә карт кешеләрдә туберкулез авыруы акрын гына, озаклап бара.

Бүгенге көндә туберкулезның хроник формалары да байтак. Аларның микроблары препаратлар тәэсиренә инде күптән ияләшкән, дару тәэсир итми торган форматаәйләнгән була. Шундый кешедән туберкулез йоктырган очракта дәвалау кыенлаша, хәтта бу яңа чирләгән авыруны тулысынча терелтеп тә булмый.

Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юктыр. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырмый. 

ОРГАНИЗМНЫҢ САКЛАНУ КӨЧЕ ҺӘМ ТУБЕРКУЛЕЗ 

Шулай итеп, туберкулез микробларының сәламәт кеше организмына үтеп керүе төрле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Беренче очракта — туберкулез микробы таза кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый, чөнки кеше организмының каршы торучанлыгы инфекцияне җиңә. Икенче очракта — организм үтеп кергәч миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җинә алмый, кайбер микробактерияләр исен кала. Әмма бу очракта да алар кешегә авыру тудыра алмаска мөмкин, чөнки кан составындагы кальций тозлары бу микробактерияне төреп алып тышча хасил итәләр һәм томалап калдыралар. Өченче очракта — тәннең авыруларга каршы торучанлыгы (иммунитеты) бик нык кимегән очракта, организмда туберкулез микроблары купләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә. Чиргә каршы торучанлык гомер буена үзгәрәп тора. Эчкечелек, нык арулар, еш аборт ясату, начар һәм тәртипсез туклану һ.б. да туберкулез авыруыхның килеп чыгуына унай шартлар тудыручы сәбәпләрдән булып тора.

Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Манту дигән сүз шушы ысулны тәкъдим иткән автор исеменнән алынган. Бу ысулны мәктәпләрдә, яшьләр укыган башка коллективларда киң кулланалар. Һәм шуның нәтиҗәсенә карап БЦЖ дип аталган прививкалар ясала. Беренче мәртәбә БЦЖ прививкасы бала тугач ук бала тудыру йортында ясала, соңрак, Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, яңадан кабатлана. Аңлашыла булса кирәк, БЦЖ прививкасы профилактик чара буларак кулланыла.

Югарыда сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, туберкулезны авыру тудыручы микроблар гына китереп чыгармый икән. Авыруның үсеш алуы билгеле бер шартларда кеше организмының халәтенә дә нык бәйләнгән. Алай гына да түгел, бала вакытта томаланып калган микроблар кеше олыгаеп тәне таушалгач һәм хәлсезләнгәч "баш калкыта" башлый. 

ТУБЕРКУЛЕЗ АВЫРУЫНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ 

Туберкулез авыруы төрлечә башлана. Кайбер очракта ул сиздерми генә акрынлап башлана. Бик тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, аз гына ютәл булырга мөмкин. Башка авыруларнын да шундый ук билгеләре булуы сәбәпле кеше ана әлләни игътибар да итми. Күп очракта туберкулез авыруы кисәк башлана: температура 38—39 градуска күтәрелә, хәлсезлек арта, ютәл көчәя, йоткергәңдә какрык килә башлый. Авыру кеше төннәрен тирләп уяна. Үпкә чиренең башлангыч чорында грипп, үпкә ялкынсынуы кебек авырулар дип уйланыла. Туберкулез еш кына кан төкерү белән дә башлана, ләкин башка авырулар да, мәсәлән, яман шеш, абцесс һ.б. вакытында да кан төкерү күзәтелә.

Авыруның иртә беленә торган билгеләреннән берсе — температура күтәрелү. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, туберкулез белән авыручыларнын температурасы әлләни югары булмый һәм кичкә таба күтәрелә. Кешедә хәлсезлек сизелә. Андый кеше аз гына хәрәкәтләнсә дә тиз арый. Туберкулез белән авыручы кешенең аппетиты бозылмаса да ул акрынлап ябыга бара, ләкин баштарак ул аны сизми. Соңга таба, авыруның башка билгеләре дә ачыклангач, авыру кеше үзенең шактый ябыгуын аңлый. Үпкә чирле кеше тиз тирли. Тирләү кеше эш эшләгәнгә яки көн эссе булганга түгел, бәлки төнлә йоклаганда, башлыча таң алдыннан була. Тын кысылу, үпкә авыруларының бар төрләренә дә хас билге булса да, туберкулезның башлангыч чорында бөтенләй сизелми дә, чөнки бу чорда үпкә үзенең резерв мөмкинлекләрен эшкә җигә. Шулай ук, күкрәк авыртуы да баштарак бик сизелми. Соңрак аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү сизелә. Ютәлләу туберкулез авыруына хас билге. Ләкин ютәл салкын тигәндә дә, яки иртәләрен тәмәке тартучы кешедә дә була. Шуңа күрә, ютәл озакка сүзылганда күкрәк читлеген рентген аша тикшереп карарга текъдим ителә.

Әйтеп киткән билгеләр барысы берьюлы булмаска да мөмкин. Ни генә булмасын, авырунын беренче билгеләре башлану белән табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк булыр.

Туберкулезга диагноз куюда рентгенның әһәмияте бик зур. Рентген нурлары ярдәмендә туберкулезның формасы, аның ничек җәелүен, дәвалаганда ни рәвешле кимүен ачыкларга мөмкинлек туа. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авырумы икәнен дә аерып була. Дөрес диагноз мәсьәләсен рентген гына хәл итми, әлбәттә. Авыру кешедә туберкулез таякчыклары табылунын әһәмияте бигрәк тә зур. Какрыкта туберкулез таякчыклары табылу авырунын җитди булуы турында сөйли. Мондый кеше үзе белән яшәүче башка кешегә чир йоктырырга мөмкин.

Туберкулез тапларын үз вакытында табу өчен миллионнарча кешенең күкрәк читлеген махсус аппарат ярдәмендә кечкенә генә пленкаларга тешерәләр. Бу алым флюорография дип атала. Флюорография бер яктан авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыруларны да белергә була. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шешләр һ.б. Туберкулезга каршы көрәш диспансерларында, күп кенә шәһәр һәм район поликлиникаларында флюорография аппаратлары бар. Бу алым белән бер сәгать эчендә 200—300 кешенең күкрәк читлеген рәсемгә төшереп була.

Олы кешедә күбрәк үпкә туберкулезы булса, икенче урында сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. эгъзаларда ул сирәгрәк очрый.

Үпкәдә, туберкулез таякчыклары үрчегән урында, төрле үзгәрешләр башлана һәм тары ярмасы бөртеге кадәр генә кабарып торган төерчекләр хасил була. Аларны туберкуллар дип атаганнар. Туберкулларнын эчендә туберкулез таякчыклары була. Соңыннан, дәвалангач, бу төерчек акрынлап кечерәя һәм бетә, ә аның урынында җөйгенә кала.

Үз вакытында дәваланмаганда, өлешчә туберкулез акрынлап җитдирәк формаларга - инфильтратлы формага күчәргә мөмкин. Үпкәдә эренләү башлана. Авыру кеше ютәлләгәндә бу эрен тышка бәреп чыга һәм үпкәнең зарарланган өлешендә кош оясы сыман куышлык барлыкка килә. Бу очракта тирә-якка күпләп туберкулез таякчыклары тарала. Авыру дәваланса акрынлап тишек йомыла. Кеше дәваланмаса, яки кыска-кыска курслар белән генә дәваланса, үпкәнең тулаем бер өлеше яки бөтен үпкәгәтуберкулез болытсыман булып тарала. Авыру ябыга, саргая, ягъни гади халыкча әйтсәк, чахотка (русча чахнет дигән сүздән) башлана. Медиклар туберкулезның бу формасын казеозлы пневмония дип йөртәләр.

Туберкулезның тагын бер формасы милиар туберкулез дип атала. Мили — грекча тары ярмасы дигән сүз. Мондый үпкәне ярып караганда үпкәгә ярма сипкән кебек күренә. Кайчакта баш миенең тышчасы зарарланганда туберкулез менингиты да башлану ихтимал. Бу өлкәдә эшләүче табиб кына туберкулезның формасына карап дәвалау билгели һәм авыру кеше берсүзсез табиб тәкъдимен үтәргә тиеш.

ТУБЕРКУЛЕЗНЫ ДӘВАЛАУ 

Туберкулез организмда анатомик һәм функциональ үзгәрешләр китереп чыгара. Үпкә туберкулезы белән авырган кешенең үпкәсе генә авыру дип карап булмый, чөнки бу чир бөтен организмның авыруы. Шуңа карап дәвалау алымнары да да күп яклы һәм күп төрле, без моны комплекслы дәвалау дип атыйбыз.

Туберкулезга каршы көрәштә дару белән дәвалау төп урынны тота. Аның үз принциплары бар:

а. комплекслы дәвалау, ягъни туберкулез микобактерияләренә тәэсир итә торган даруларның 3—4, кайчакта хәтта 4—5 төрлесен беррәттән бирү.

б.  авыруны берөзлексез һәм озак дәвалау.

в. дәвалау өчен өстәмә, башка төрле алымнар да куллану

Иң күп кулланыла торган дарулар: стрептомицин, изониазид, рифампицин (рифабутин), этамбутол һәм пиразинамид. Бу препаратларны фәкать белгеч кенә, ягъни табиб-фтизиатр гына билгели.

Менә шундый комплекслы итеп дәвалаганда микробларда препаратка күнегу хасил булмый. Әгәр авыру табиб билгеләгән даруларның барысын да эчмәсә, яки вакытыннан алда дару кабул итүдән туктаса, я булмаса өзеп-өзеп дәваланса, аның микроблары даруга күнегә, ә туберкулезы аза гына барачак. Үпкә авыруын дәвалауда хәзерге вакытта хирургия методы да киң кулланыла.  

ТУБЕРКУЛЕЗ ЙОГУДАН САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ 

Үпкә авырулы кешегә шәхси гигиена чараларын бик нык сакларга кирәк. Ул үз тәнен чиста тотарга, вакытында эчке киемен, урын-җирен алыштырырга тиеш. Аның сөлгесе, табак-савыты аерым булырга, теш щеткасы, сабын савыты аерым сакланырга тиеш.

Туберкулез авыруы таралунын төп чыгаңагы какрык дидек. Шуңа күрә какрыкны зарарсызландыру бик мөһим.

Табак-савытны ничек юарга hәм ничек сакларга. Үпкә чиренең йогышлы формасы белен авыручы кешенең савыт-сабасы аерым булырга тиеш. Тәлинкә, стакан, чынаяк, кашык, пычак кебек әйберләрне ашап тую белән чистартып, кайнатып, аерым сөлге белән сөртеп куялар. Бу савыт-саба бүтәннәреннән рәсеме яки тесе белән аерылып торсын.

Авыруның торак урыны. Туберкулез гаиләдәге башка кешеләргә йокмасын өчен (бигрәк тә балаларга) Авыруның бүлмәсе аерым булуы зарур. Әгәр чирле кешенең андый бүлмәсе булмаса туберкулезга каршы диспансер моны булдыру өчен чара күрергә тырышырга тиеш.

Авыруның бүлмәсе башка бүлмәләрдән аерым, якты, коры һәм җылы булуы мөһим. Үпкә авырулы кеше яшәган торак бик чиста булуы шарт. Шапшак җирдә түзан күп була, тузанда күп төрле микроблар, шул исәптән туберкулез таякчыклары да. Авыру яшәгән урында даими рәвештә дизенфекция ясала. Авыруны хастәханәгә салганнан соң яки авыру квартирадан бүтән сабәпләр белән китсә, дизенфекция бик җентекләп ясала. Аны тубдиспансер кушуы буенча дезинфекция станциясе ясый.

ТУБЕРКУЛЕЗГА КАРШЫ КӨРӘШ ҮЗӘГЕ 

Татарстан Республикасында туберкулезга каршы көрәш диспансеры эшли. Диспансер үзенә беркетелгән районнарда туберкулезга каршы көрәш чаралары үткәрә. Диспансерның вазыйфасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: иң беренче чиратта төрле юллар белән туберкулез авыруларын актив рәвештә эзләу. Яңа табылган авыруларны исәпкә алу һәм аларны дәвалау чараларын күрү (хастәханәгә салу, санаторийга җибәрү Һ.б. ).

Телэче район узэк хастаханэсендэ туберкулезга каршы корэш кабинеты оештырылган. Бу кабинетта эшләуче белгеч поликлиника табибларылары, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары белән тыгыз бәйләнештә эшли,  Республиканын тубдиспансеры белән элемтәдә тора, диагноз куюда яки дәвалау эшендә кыенлыклар чыкса, шул диспансерга мөрәҗәгать итә.

Хастаханэдэ авыруны башлангыч чорында ук белү өчен бөтен шартлар тудырылган. Рентген кабинет, лаборатория ботен кирэк булган аппаратлар белән җиһазландырылган. Махсус әзерлекле тәҗрибәле белгечләр авыру терелгәнче аны дәвалый, үзен гаиләдә, җәмгыятьтә ничек тотарга өйрәтә. Шулай ук үпкә авыруын кисәтудә дә тубкабинетның роле зур. Авыруга шэхси гигиена дәресләре, хроник авыруларның торагын яхшыртуны кайгырту да тубкабинет эше санала. Хастаханэнең участок табиблары һәм шәфкать туташлары һәрбер авыруны белә, аңа какрыкны ничек зарарсызландырырга, ничек итеп табак-савытны, кием-савытны юарга һәм режимны ничек сакларга кирәк икәнен өйрәтәләр.

Табиблар авыруны хастәханәгә яки саңаторийларга җибәрәләр. Авыру теге яки бу сәбәп белән хастәханәгә ятмый икән, авыруны өендә дәвалау оештырыла, аңа дарулар бирелә, вакыт-вакыт өенә барып хәлен белешеп торыла.

Чирле кешенең хәле авыр булса, бигрәк тә ул тулай торакта яшәсә аны ничек тә хастәханәгә салырга тырышырга кирәк, шулай иткәндә авыруның чире гаилә әгъзаларына һәм күршеләренә йокмый.

Йогышлы чир белән авыручылар тулай торакларда яшәргә тиеш түгел. Әйткәнебезчә, хәле авыр булганнар хастәханәгә озатыла, ә эшли торган авыру кешегә аерым бүлмә бирелергә тиеш. Авыру табылган урында җиренә җиткереп дизенфекция ясала. Авыруның күршеләре дә тикшерелә һәм бу эш 2 ел буе дәвам итә.

Авыруның гаилә әгъзалары, бигрәк тә балалар аерым игътибар үзәгендә тора. Алар баштарак 3 ай саен, аннан елына 2 тапкыр диспансерга килеп тикшерелергә тиеш. Аларда туберкулез авыруы табылган очракта да, аның башлангыч формасы гына булачак.

Күкрәк балалары һәм кече яшьтәге балалар туберкулез инфекциясенә бик тиз бирешүчән. Шуңа күрә, бала имезүче кешедә туберкулез авыруы табыла-нитә калса, аңа баласын имезмәскә тәкъдим ителә.

Әгәр шулай да авыру анага баласын үзе карарга туры килсә, баласын кулга алыр алдыннан әни кеше авыз-борынын капларга, кулын сабынлап яхшылап юарга, чиста халат яки алъяпкыч кияргә тиеш.

Туберкулездан җәфаланган авыру белән еш аралашкан кеше үзен начар хис итә башласа, мәсәлән тиз ара, хәлсезләнә, ябыга, ютәлли башласа, кичләрен тән температурасы күтәрелсә, төннәрен тирләп уяна башласа, бу кешегә тиз арада диспансерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Туберкулез никадәр иртәрәк беленсә, аны шулкадәр тизрәк дәвалап була. Вакытында табылган туберкулездан тулысынча терелеп була.

Туберкулез авыруына вакытында диагноз кую хастаханэбезнен һәм бөтен медицина хезмәткәрләренең бурычы. Шулай булган очракта гына туберкулез белән авыручылар санын киметүгә ирешербез.

Аңлату эшләренең туберкулезны вакытында табуда әһәмияте бик зур. Шуңа күрә хастаханэдэ, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында стенд, күргәзмә материаллар, стенгазеталар чыгарыла.

Туберкулез белән көрәштә медицина хезмәткәрләреннән тыш администрациянең сәламәтлек саклау буенча комиссия әгъзалары эше аеруча мөһим. Районыбызда туберкулезга каршы корэш комиссиясе эшлэп килэ. Квартал саен анын утырышы оештырыла, хэм анда топ проблемалар карала, алардан чыгу юллары билгелэнэ.

Киң катлау җәмгыятьчелекнең бу эштә активлыгы һәм теләктәшлеге бездә туберкулезның кимүенә һәм ахыр чиктә бетерелүенә китерәчәк дип ышанабыз.

Фоторепортаж